+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2020, 10:51

Өч туберкулез очрагы ачыкланган...

Барлыгы 15 222 кеше каралган, алар арасында 409 социаль әһәмияттәге чир ачыкланган, шул исәптән яман шешнең - 46, шикәр диабетының - 49, туберкулезның 3 очрагы ачыкланган.Уфа маршруты буенча 6 район халкы тикшерелгән. Ул - Чакмагыш, Архангель, Кырмыскалы, Уфа, Иглин, Нуриман районнары. Бу маршрутта 25 табиб йөреп, барлыгы 2 755 кешене кабул иткән. Маммография, флюорография кебек тикшеренүләр дә эшләнгән.

Барлыгы 15 222 кеше каралган, алар арасында 409 социаль әһәмияттәге чир ачыкланган, шул исәптән яман шешнең - 46, шикәр диабетының - 49, туберкулезның 3 очрагы ачыкланган.
Уфа маршруты буенча 6 район халкы тикшерелгән. Ул - Чакмагыш, Архангель, Кырмыскалы, Уфа, Иглин, Нуриман районнары. Бу маршрутта 25 табиб йөреп, барлыгы 2 755 кешене кабул иткән. Маммография, флюорография кебек тикшеренүләр дә эшләнгән. Иң күбе югары кан басымы белән интегүчеләр (171 кеше) теркәлгән. Әле табиблар Благовещен районында.
Дуван маршруты үз эченә Салават, Кыйгы, Балакатай районнарын алган. Әле - Мәчетле районына күчкәннәр. 25 табиб 2078 кешенең сәламәтлеген тикшергән. 59 авыру очрагы ачыкланган.
Нефтекама маршруты Бөре, Мишкә, Караидел, Аскын, Балтач, Тәтешле районнары буйлап узган. Әле - Яңавылда. 18 табиб 2116 кешене тикшереп, 31 авыру очрагы ачыклаган.
Октябрьский маршруты Бүздәк, Шаран, Бакалы, Туймазы, Бәләбәй районнары буйлап узган. Әле табиблар - Ярмәкәй районында. 20 табиб 2059 кешене тикшергән, 84 кешегә төрле диагнозлар куелган.
Стәрлетамак маршрутының 5 контроль ноктасы булды. Ул – Авыргазы, Гафури, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак районнары. Әле табиблар Стәрлебаш районы халкын тикшерә. Барлыгы 2867 кеше кабул ителгән, 1694 тикшерү оештырылган. 25 авыру очрагы ачыкланган.
Белорет машрутында Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнары халкы тикшеренү узган. 21 табиб 3347 кешене кабул иткән. 1979 тикшеренү үткәрелгән.
Фото: medicmillerovo.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: