Уфада озакламый “Замана осталары куллары белән борынгы башкорт кәсепләре” дип аталган күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә тиредән, агачтан, таштан эшләнмәләр, тукылган келәмнәр, чигүләр һ.б. экспонатлар тәкъдим ителә. Күргәзмә Республика көненә багышлана һәм бүгенге көндә башкорт халкының борынгы кәсепләренең заманча хэнд-мейд индустриягә күчешен күрсәтә.
Русия Президенты В.Путин кушуы буенча эшләнгән “ Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда биредә яшүче халыкларның гореф-гадәтләрен, кәсепчелеген саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бүленә. Әлеге күргәзмәнең оештырылуы моңа ачык мисал.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан