+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 октябрь 2020, 11:10

Юлларда йөрү тагын да уңайлырак булсын өчен

Якын вакытларда Башкортстанда 4,5 млрд сумга 50 юл сервисы объектын төзү күзаллана. Бу турыда БР Дәүләт сәүдә комитеты җитәкчесе Алексей Гусев белдерде. Билгеле булуынча, быел августта Республика инвестицион комитеты "ПИК" компаниясенең Уфа районында яңа ике автозаправка станциясен төзү проектын хуплаган иде.

Якын вакытларда Башкортстанда 4,5 млрд сумга 50 юл сервисы объектын төзү күзаллана. Бу турыда БР Дәүләт сәүдә комитеты җитәкчесе Алексей Гусев белдерде. Билгеле булуынча, быел августта Республика инвестицион комитеты "ПИК" компаниясенең Уфа районында яңа ике автозаправка станциясен төзү проектын хуплаган иде. Станцияләр эченә автосервис, кибет һәм зур булмаган кунакханә керә. Предприятиенең генераль директоры белдерүенчә, төзү өчен 130 миллион сум акча юнәлтеләчәк һәм 28 яңа эш урыны барлыкка китереләчәк.
Бүгенге көннәрдә төзү мәйданнарын эзләү эшләре бара. Өстенлекле бурыч - 2021 елга тәгаенләнгән Бөтендөнья фольклориадасы һәм "Апимондия" халыкара умартачалык буенча конгресс чараларына туристик инфраструктураны әзерләү. Төбәк җитәкчесе булган объектларны яңартуга үз өлешен салырга әзер булган эшкуарларга да булышлык күрсәтү кирәк диде.
Әле республикада 11 мең юл сервисы объекты санала. Алар нормалар һәм таләпләргә тулысынча җавап бирә. Ул объектларның бер-берсеннән ничә чакрым арада урнашкан булуларын искә алып һәм республика буйлап йөрү тагын да уңайлырак булсын өчен янә 250 юл сервисы объектын төзү бурычы куела. Биредә сүз нигездә яңа юл буе кафеларын һәм мотельләр төзү хакында бара. Бу мөһим эшләрнең барысы да Русия президенты В.Путинның "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: