+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2020, 11:09

Тугыз айда гомумдәүләт проектларын үтәү 55 процент тәшкил иткән

Илнең Исәп палатасы билгеләвенчә, “Кече һәм урта эшкуарлыкка, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” һәм “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектларының финанс үтәлеше алдынгылар исәбендә. Бу юнәлешләр буенча чыгымнар, шул ук тәртиптә, 69,2 һәм 68,8 процент тәшкил иткән.

Илнең Исәп палатасы билгеләвенчә, “Кече һәм урта эшкуарлыкка, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” һәм “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектларының финанс үтәлеше алдынгылар исәбендә. Бу юнәлешләр буенча чыгымнар, шул ук тәртиптә, 69,2 һәм 68,8 процент тәшкил иткән. Чыгымнар буенча нәтиҗәле проектлар бишлегенә, шулай ук, “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” (65,3%), “Мәдәният” (58,9%) һәм “Фән” (57,9%) гомумдәүләт проектлары кергән.
Иң түбән күрсәткечләр - “Санлы икътисад ” (20,6%), “Экология” (42,2%), “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” (45,5%) белән “Халыкара кооперация һәм экспорт” (49,6%).
Исегезгә төшерәбез:
12 гомумдәүләт проектының (“Демография”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите”, “Экология”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Хезмәтнең нәтиҗәлелеген үстерү һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм”, “Фән”, “Санлы икътисад”, “Кече һәм урта эшкуарлыкка, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”) паспортлары һәм Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы Русия Президенты Владимир Путинның май указларында билгеләнгән бурычларны үтәү максатында расланган.
Аларны 2024 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Гомумдәүләт проектларының гомум бюджеты - 25,7 триллион сум.
Фото: otdelobrchern1.ucoz.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: