+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2020, 11:12

Яман шешне җиңү җиңелрәк булачак

Ул 1нче санлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашачак.Февраль аенда шунда ук позитрон-эмиссион томография үзәген төзеп бетерергә планлаштыралар. Проектның бәясе 550 миллион сум. Кичә төбәк җитәкчелеге «МедИнвестГрупп» компаниясе белән шәхси инвесторлар исәбенә Стәрлетамакның радиология хезмәтен модернизацияләү турында килешү төзеде.

Ул 1нче санлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашачак.
Февраль аенда шунда ук позитрон-эмиссион томография үзәген төзеп бетерергә планлаштыралар.
Проектның бәясе 550 миллион сум. Кичә төбәк җитәкчелеге «МедИнвестГрупп» компаниясе белән шәхси инвесторлар исәбенә Стәрлетамакның радиология хезмәтен модернизацияләү турында килешү төзеде. Бу инде республика һәм предприятиенең икенче уртак проекты.
Онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау өчен яңа үзәкләр инде күптәннән төбәкнең көньяк өлешендә кирәк иде. Алар ярдәмендә Башкортстанда яман шеш авыруларына сыйфатлы медицина ярдәме оештырылачак.
Әйткәндәй, медицина өлкәсендә хезмәтләндерү дәрәҗәсен үстерү – ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проектының төп юнәлеше булып тора.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: