+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2020, 10:53

Кайсы табиблар өстәмә акчалы булыр?

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты авылларны белемле медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итүгә дә юнәлтелгән. Бу уңайдан “Авыл фельдшеры” һәм “Авыл докторы” программалары булдырылды.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты авылларны белемле медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итүгә дә юнәлтелгән. Бу уңайдан “Авыл фельдшеры” һәм “Авыл докторы” программалары булдырылды.
Быел республика программалары кысаларында табибларга һәм фельдшерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә төбәк һәм ил бюджетларыннан 411 миллион сум бүленгән.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, дефицит белгечлектәге табибларны эшкә кабул иткәндә дәүләт ярдәме 143 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу исемлеккә 16 белгечлек керә: акушер-гинеколог, ашыгыч ярдәм табибы, анестезиолог-реаниматолог, балалар онкологы, кардиологы, психиатры, травматолог-ортопед, офтальмолог, невролог, неонатолог, нейрохирург һәм башкалар.
“Авыл фельдшеры” республика программасын тормышка ашыруга 22 миллион сум юнәлтелгән. ФАПларга эшкә урнашкан 44 фельдшерның һәркайсы 1 гыйнвардан соң 500 мең сум акча алачак.
“Авыл докторы” федераль программасы кысаларында 146,7 миллион сум җәлеп итәргә планлаштырыла. 95 табибның һәркайсы 1-1,5 миллион сум алачак, ә 10 фельдшерга 75-500 мең сум биреләчәк. Бу акчаларны ерак, төпкел торак пунктларда эшләргә риза булган белгечләр алачак.
50 меңнән дә азрак халык яшәүче авыл һәм шәһәрләргә эшкә килгән белгечләргә бер тапкыр компенсация түләнәчәк. Программа 121 миллион сумга бәяләнгән. 57 медицина хезмәткәре берәр миллион сум акча алачак.
Фото: t-i.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: