+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2020, 10:58

Ә син күпме чүп җыя алыр идең?

Быел җәйнең эссе көннәрендә республиканың елга-күл буйлары Төркия пляжларыннан ким булмады: кешенең күплегенә хәйран калырлык иде.Әмма, ни кызганыч, кайчакта ял итүчеләр таралганнан соң яр буйлары чүплек оясына охшап калды.

Быел җәйнең эссе көннәрендә республиканың елга-күл буйлары Төркия пляжларыннан ким булмады: кешенең күплегенә хәйран калырлык иде.
Әмма, ни кызганыч, кайчакта ял итүчеләр таралганнан соң яр буйлары чүплек оясына охшап калды. Күпләр үз артларыннан җыештырып китүне кирәк тапмый, күрәсең. Югыйсә, алып килгән әйберләреңне үзең белән алып китү, чүпләрне махсус контейнерларга илтеп салу – бер дә авыр эш түгел.
Ярый әле, яшәгән җиребезгә битараф булмаучылар бар диясе генә кала. Шушы көннәрдә башкала яныннан аккан Караидел буеннан волонтерлар “Чиста ярлар” марафоны кысаларында 9,5 тонна чүп җыйган. Әлеге эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты бурычларына туры килә.
“Бу бик мөһим гамәл, чөнки елгада суалгычлар урнашкан”, – диләр төбәкнең Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.
Агымдагы елда 1900 километр яры буен көнкүреш чүпләреннән һәм агач калдыкларыннан чистарту буенча 400гә якын шимбә өмәләре үткәрелгән.
Җыештырган түгел, чүпләмәгән җирдә чиста, диләр. Шуны онытмасак иде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: