+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2020, 11:42

Алар матурлык тудыра

Башкортстанда «Матурлык профессионалы» проектын тормышка ашыру төгәлләнде, аның кысаларында күпбалалы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре, эш эзләүче хатын-кызлар һәрвакыт кирәкле «Чәчтараш» белгечлеген бушлай үзләштерде.

Башкортстанда «Матурлык профессионалы» проектын тормышка ашыру төгәлләнде, аның кысаларында күпбалалы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре, эш эзләүче хатын-кызлар һәрвакыт кирәкле «Чәчтараш» белгечлеген бушлай үзләштерде.
Бу эш "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә кую кысаларында, Башкортстан Башлыгының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә грантлар конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә һәм Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә тормышка ашырылды.
Чәчтараш һөнәре кризис чорында хезмәт базарында аеруча популяр. Чәчләрне кисү һәм прическа ясарга бушлай өйрәнергә теләүчеләр бик күп булып чыкты. Әмма кырык кеше арасында сайлап алу критерийлары катгый иде: яңа белгечлеккә эшкә урнашу мөмкинлеге булучылар гына гаиләне туендырырга һәм гаилә бюджетына сакчыл тотынырга ярдәм итәчәк. Уку Уфада, Иглин, Чакмагыш авылларында дүрт ай дәвам итте. Төп мәйданчык итеп «Фигаро» чәчтараш сәнгатенең уку-укыту үзәге сайланды.
Тыңлаучылар башта теорияне, аннары практикада чәчтараш сәнгатен үзләштерде, ә соңыннан укуга йомгак ясалды - һөнәр үзләштерү һәм сертификатлар тапшыру белән практик имтихан үткәрелде. Узган курслар нәтиҗәләре буенча укучылар ир-егетләр, хатын-кызлар һәм балалар чәчен кисү, химия завивкасы, буяу һәм прическа күнекмәләрен үзләштерде.
Михайловка авылыннан ике бала анасы Елизавета Синекевич авыру балаларның әниләренә ярдәм итәргә булган. Ә аның биш яшьлек улы Глеб әнисенә чыгарылыш имтиханында ир-егетләр өчен модель сыйфатында чыгыш ясады.
Проект командасы, социаль әһәмиятле проектны тормышка ашыру кысаларында башкарылган эшнең мөһимлеген бәяләп, чыгарылыш укучыларын озатып барачак һәм аларга эшкә урнашуда ярдәм итәчәк.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: