+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2020, 11:52

"Шәһәр мохите" төпле эшли

Киләсе 2021 елда Башкортстанда "Шәһәр мохите" проекты кысаларында йөздән артык җәмәгатьчелек урыннарын яңарту күзаллана. Ул объектларны төзекләндерү өчен федераль бюджеттан 1млрд. 188 миллион сум бүленгән. Бу суммага муниципаль һәм республика да үз бюджетларыннан акчалар кушачак. Әлеге вакытта бөтен муниципалитетларда документ эшләрен рәсмиләштерү ахырына якынлашып килә.

Ә инде быел республикада 380 күпкатлы йорт ихаталары, 102 җәмәгатьчелек урыны ачылачак, 2180 күпкатлы йорт подъезды ремонтланачак. Ел ахырына кадәр "Шәһәр мохите" кысаларында ремонт эшләрен тәмамлау күзаллана.
Республикада депутатлар һәм урындагы активистлар тарафыннан партия контроле оештырылган. Комиссия республикадагы бөтен объектларны тикшереп йөри. Проблемалы урыннар аерым контрольгә алына. Кайбер муниципалитетларда куелган бурычларны үти алмаган подряд оешмалары алмаштырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: