+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2020, 11:04

Чиста су корылмалары төзелә

Башкортстанның Торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы хәбәр итүенчә Уфа районының алты авыл биләмәсендә су корылмаларын яңарту буенча проектлау эшләре дәвам итә. Төзелеш һәм эксплуатация эшләре тәмамлангач, 10 мең кеше югары сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк. Яңа су корылмасы төзелеше Русия президенты Владимир Путин башлангычындагы "Экология" милли проектына кертелгән "Чиста су" региональ проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Башкортстанның Торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы хәбәр итүенчә Уфа районының алты авыл биләмәсендә су корылмаларын яңарту буенча проектлау эшләре дәвам итә. Төзелеш һәм эксплуатация эшләре тәмамлангач, 10 мең кеше югары сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк. Яңа су корылмасы төзелеше Русия президенты Владимир Путин башлангычындагы "Экология" милли проектына кертелгән "Чиста су" региональ проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Төзелеш узган елның сентябрендә башланган иде. Бөтен объектлар комплексын файдалануга тапшыру 2021 елга планлаштырылган.
Шул ук вакытта, төзүчеләр су алу урынындагы корылмаларга торба үткәрү өстендә эш алып баралар. Скважиналарны электр белән тәэмин итү һәм насос белән идарә итү үзәкләренә кабель куела.
"Чиста су" региональ программасының төп максаты - 2024 елга Башкортстан халкының сыйфатлы су белән тәэмин ителгән өлешен 86,6дан 92,5 процентка кадәр арттыру. Бу күрсәткечкә ирешү өчен, республика территориясендә 29 су белән тәэмин итү корылмасы төзү яки реконструкцияләү планлаштырыла.
Гомумән алганда, 2019 - 2024 елларда эчә торган су белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм төзү өчен 4,254 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Аларның 4,169 миллиард сумнан артыгы федераль бюджеттан бүленәчәк. Бу моңа кадәр күрелмәгән зур ярдәм булачак.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: ГТРК «Башкортостан»
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: