+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2020, 10:58

"Проектлар нигезендәге ярдәм һәр объектка барып җитәргә тиеш"

Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән акча былтыргыдан 30 процентка күбрәк.Быел 50 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 30,7 миллиард сум каралган, шуларның 19,6 миллиард сумы - федераль бюджеттан. Бу узган елгы күрсәткечтән 30 процентка артык, дип билгеләп үтте Башкортстанның стратегик үсешенә багышланган киңәшмәдә Премьер-министрның беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов.

Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән акча былтыргыдан 30 процентка күбрәк.
Быел 50 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 30,7 миллиард сум каралган, шуларның 19,6 миллиард сумы - федераль бюджеттан. Бу узган елгы күрсәткечтән 30 процентка артык, дип билгеләп үтте Башкортстанның стратегик үсешенә багышланган киңәшмәдә Премьер-министрның беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов. Федераль финанслау күләме буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында тора.
Быел республикада 24 яңа балалар бакчасы, шул исәптән дүртесе мәктәп белән бергә, ике мәктәп, онкодиспансерның хирургия корпусына янкорма, 100 ФАП, реконструкциядән соң яңартылган Сибай концерт-театр берләшмәсе бинасы, берничә авыл мәдәният йорты булдырылачак.
“Гомумдәүләт проектларын һәм башка программаларны гамәлгә ашыруга республикага кергән федераль акчалар һәр объектка барып җитәргә тиеш, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Моның өчен җитди контроль кирәк».
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: