+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2020, 11:38

"Башкортстанда иң яхшы коворкинг" ярышы старт алды

Кичә Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты оештырган һәм «Башкортстанда иң яхшы коворкинг» дип аталган беренче республика конкурсы старт алды. Конкурс республиканың иң яхшы коворкингларын билгеләп үтүгә һәм сегментка туры килә торган заманча стандартларны формалаштыруга юнәлтелгән.

Бәйге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты, шулай ук «Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Иң яхшы исем өчен ярышларда коворкинг билгеләмәсенә туры килә торган, шул исәптән офис һәм бизнес-үзәкләр составына керүче объектлар да катнаша ала.
Гаризалар 16 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон почтасы аша кабул ителә. Җиңүчеләр дүрт төп номинациядә билгеләнәчәк:
- "Иң яхшы архитектура карары»
- "Иң яхшы инфраструктура"
- "Иң яхшы сервис"
- "Иң яхшы коммуникацион мәйданчык".
Конкурсантлар бер объект белән берничә номинациядә катнашырга хокуклы.
Конкурсның максаты - лидерларны ачыклау һәм сегментның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, базарда катнашучылар өчен коворкингларның инновацион практикаларын алга этәрү һәм тарату өчен нәтиҗәле инструмент булдыру.
Фото: www.bashkortostan.ru сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: