+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2020, 11:33

Биш еллык план яртылаш үтәлгән

Агымдагы ел ахырына Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектын тормышка ашыруны 50 процентка үтәячәк. Әлеге милли проект 5 елга исәпләнгән, әмма республика планны үтәү буенча шактый алда бара.

Башкортстан 2020 ел ахырына предприятиеләрне “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектына җәлеп итү буенча биш еллык планның яртысын үтәргә ниятли.
БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хакта республиканың стратегик үсеш мәсьәләләре буенча Хөкүмәт утырышында БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Муратов тәфсилләп сөйләгән.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге, икътисадның нәтиҗәле эшләү күрсәткечләре буенча без ел ахырына предприятиеләрне “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектына җәлеп итү буенча биш еллык федераль планны яртылаш үтәргә омтылабыз”, – дигән ул.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: