+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2020, 11:28

Бу проектлар халык мәнфәгатендә!

Башкортстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм" гомүмдәүләт проекты буенча хезмәттәшлек кысаларындагы процессларны оптимальләштерәләр.

Башкортстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм" гомүмдәүләт проекты буенча хезмәттәшлек кысаларындагы процессларны оптимальләштерәләр.
Башкортстан икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов видеоконференцэлемтә режимында Саклык банкы вәкилләре белән республикада «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» гомүмдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге һәм Уфа шәһәренең Халыкны эш белен тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында Уфа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Орджоникидзе районы буенча филиалы базасында административ процессларны оптимальләштергәндә банкның Сакчыл җитештерү инструментларын кертү буенча партнер-компания һәм эксперт сыйфатында катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Моңа өстәп, Саклык банкы тарафыннан Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча ташламалы кредит алу өчен банк гарантиясе буенча махсус шартлар бирү мөмкинлеге мәсьәләсе каралды.
Гомумдәүләт проектында катнашучы эшкәртү производстволары предприятиеләре 5 елга 1 процентлы ташламалы займны Сәнәгатьне үстерү федераль фонды аша инвестиция максатларына 50дән 300 миллион сумга кадәр алуга дәгъва итә ала. Төп шарт - предприятиедә сакчыл җитештерү инструментлары кертелергә тиеш.
Фото: retail-loyalty.org
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: