+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2020, 11:40

Асфальт җәю яхшыра

“Дортрансстрой” төзелеш компаниясе “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектында катнашкан 3 ай вакыт эчендә асфальт җитештерү вакытын 30%ка киметкән һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 68%ка арттырган. Бу хакта БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сүзләренә караганда, әлеге милли проектта катнашу предприятиедә асфальт җитештерү һәм аны җәясе урынга илтеп җиткерү вакытын 338 минуттан 234 минутка кадәр киметергә булышкан. Артыгы белән сакланган төзелеш материалларының саны 64 меңнән 42 мең тоннага кадәр кимегән, ә бер эшче әзерләгән асфальт күләме 70 тоннага арткан.
Фото: economy-new.bashkortostan.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: