+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2020, 11:34

Бакалы сыры “кайта”

Кайчандыр Бакалы май-сыр заводында җитештертерелгән сыр төре дистәгә якын булган. Иң мактаулы һәм аеруча зур ихтыяҗ белән файдаланганы голланд сыры булган. Ул Русиянең төрле күргәзмәләрендә медальләр белән бүләкләнгән.

Бүген килеп эшкуарлар Радик Нәбиев белән Юрий Трофимов туган авылларында сыр җитештерүне тергезергә булган. Яңа цех әлегә тест режимында эшли, рецептура һәм технологик процесс өстендә эш алып барылыла. Көн саен сыр ясау өчен 850 литр сөт кулланыла, йөз килограммнан артык сыр эшләнә. Әмма эшкуарларның хялы – цехны ике сменалы эшкә күчерү һәм яңа эш урыннары булдыру. Сырдан тыш, алар тагын сөт, кефир, йогурт, эремчек җитештерүне планлаштыра.
«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» федераль программасы җитештерүне үстерүгә этәргеч бирде. Моңа "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү" милли проекты ярдәм итте.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: