+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2020, 11:41

Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре

Ханты-Мансий автоном округында башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре бара. Иң төп чараларның берсе булып Башкортстан һәм ХМАОның җәмәгать оешмаларының онлайн очрашуы торды. Ханты-Мансий автоном округында башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре тәүге тапкыр үтте.

Ханты-Мансий автоном округында башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре бара. Иң төп чараларның берсе булып Башкортстан һәм ХМАОның җәмәгать оешмаларының онлайн очрашуы торды.
Ханты-Мансий автоном округында башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре тәүге тапкыр үтте. Шунысы шатлыклы, Башкортстан җәмәгатьчеләрен һәм аларның башлангычын республикабыз хөкүмәте дә, Югра властьлары да хуплый. Бүген Юграда башкорт сыйныфлары эшләп килә, шулай ук башкорт халык биюләре ансамбльләре эше яхшы оештырылган. Моңа өстәп, җәядән ук ату киң үсеш ала бара, курай уйнарга өйрәтү түгәрәкләре эшли. Гомум алганда, Башкортстанда туган башкортлар гына түгел, ә гомер буена Юграда яшәгәннәре дә үзләренең тамырларын онытмый.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда яшәгән халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, йолаларын саклау юнәлешендә зур эш алып барыла. Юграда барган Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре моңа ачык мисал.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: