+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2020, 11:38

Яңа аппарат - яңа мөмкинлекләр ача!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында һәм яңа коронавирус йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Уфаның 2нче шәһәр дәваханәсенә заман таләпләренә туры килгән компьютер томографы кайтарылды.

Яңа томограф, шундый ук җайланмалар белән чагыштырганда, шактый өстенлекләргә ия. Яңа аппарат белән магистраль кан тамырларын гына түгел, периферик кан тамырларына да рентгенологик тикшеренү үткәрү мөмкин. Билгеләнгән программа баш мие авыруларын ачыкларга да мөмкинлек бирәчәк.
Компьютер томографиясе төрле авыруларны диагностикалау өчен киң кулланыла. Әлеге ысулның югары мәгълүматлылыгы һәм компьютор томографиясенең яхшы сыйфаты табибларга хирургия яисә терапевтик патологиянең булуын билгеләргә, авыруның алга таба үсешен фаразларга һәм дәвалауның иң нәтиҗәле юлын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Якын арада шундый аппаратлар республиканың башка район дәваханәләренә дә кайтуы көтелә. Табиблар белдерүенчә, бу аппарат коронавирус белән көрәштә зур ярдәм күрсәтәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: