+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2020, 11:50

Экология мәсьәләләре сине дә борчыймы?

«Экология России» – нацпроектэкология РФ» сайты соңгы арада русиялеләрне борчыган экология сорауларына җавап бирергә ярдәм итәчәк. Бу сайт шушы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чарасы таныклыгы алган һәм челтәрле басма исеменә иябулган. Нәкъ ватандашларыбыз арасында билгеле булуы сайтка киңәергә мөмкинлек биргән.

«Экология России» – нацпроектэкология РФ» сайты соңгы арада русиялеләрне борчыган экология сорауларына җавап бирергә ярдәм итәчәк.
Бу сайт шушы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чарасы таныклыгы алган һәм челтәрле басма исеменә иябулган. Нәкъ ватандашларыбыз арасында билгеле булуы сайтка киңәергә мөмкинлек биргән.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерләрен өйрәнүче үзәк мәгълүматлары буенча, экология проблемалары планетабыз халкын кызыксындырган иң мөһим 5 тема исемлегенә керә. Предприятиеләрнең сулар һавабызны пычратуы, елгалар саегуы, машиналар төтене һәм калдыкларны эшкәртү системасының камил булмавы – статистика буенча, илебезнең һәр унынчы кешесе бу хакта көн саен уйлана.
Әлеге басма битләрендә соңрак профессональ белгечләр мөһим эко-сорауларга җавап бирәчәк, популяр блогерлар да үз фикерләре белән уртаклаша алачак. Яңа эко-сайт файдалы лайфхаклар җыелмасы булып китәчәк, экологик журналистика роле дә көчәячәк.
Бу башлангыч Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы булдырылган “Экология” милли проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Чыганак: bash.news
Фото: m.fotostrana.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: