+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2020, 11:46

Уфаның ике командасы финалга үтте

Быел сентябрь-октябрь айларында “Полет инженерных идей” III Бөтенрусия конкурсының сайлап алу этабы үтте. Анда илнең барлык төбәкләреннән катнашучылар җыелды: Владикавказ, Мәскәү, Ярославль, Уфа, Санкт-Петербург, Тамбов, Самара, Түбән Новгород һәм башкалар.Конкурс “Кванториум” балалар технопарклары тарафыннан оештырылган.

Быел сентябрь-октябрь айларында “Полет инженерных идей” III Бөтенрусия конкурсының сайлап алу этабы үтте. Анда илнең барлык төбәкләреннән катнашучылар җыелды: Владикавказ, Мәскәү, Ярославль, Уфа, Санкт-Петербург, Тамбов, Самара, Түбән Новгород һәм башкалар.
Конкурс “Кванториум” балалар технопарклары тарафыннан оештырылган.
Бирем буенча катнашучыларга күпфункцияле “мәче йорты” эшләргә кирәк иде – модуль конструкцияле, заманча дизайнлы, шәһәр фатирына уңайлы.
Уфаның ике яшь прототипистлар командасы, 5-8нче сыйныф укучылары Филиппова Кира һәм Молодцова Елизавета, Целищев Кирилл һәм Якубовская Арина, 2нче һәм 12нче урыннарны яулап, конкурсның финалына үтте.
Җиңүчеләр - “Футурика” яшьләр инновацион иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре. Үзәк мәктәп укучылары һәм студентлар өчен “Фабрика будущего” инновацион эшкуарлык йортында эшли (Уфа, Тынычлык урамы, 14).
Проект “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: