+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2020, 11:21

Көзге каникуллар файдалы уза Көзге каникуллар файдалы уза

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында республика мәктәпләрендәге эшчәнлек ел әйләнәсенә туктап тормый.Башкортстанда өстәмә белем бирү оешмалары үз эшчәнлекләрен көндезге һәм дистанцион режимда дәвам итә. Республика Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, каникуллар вакытында 1-4нче һәм 5-11нче сыйныф укучылары өчен көн саен онлайн-дәресләр үткәрелә, алар яшь принцибы буенча төзелгән. График ведомство сайтында урнаштырылган.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында республика мәктәпләрендәге эшчәнлек ел әйләнәсенә туктап тормый.
Башкортстанда өстәмә белем бирү оешмалары үз эшчәнлекләрен көндезге һәм дистанцион режимда дәвам итә. Республика Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, каникуллар вакытында 1-4нче һәм 5-11нче сыйныф укучылары өчен көн саен онлайн-дәресләр үткәрелә, алар яшь принцибы буенча төзелгән. График ведомство сайтында урнаштырылган.
"Көндез егет-кызларны БДИга һәм ГДИга әзерлек, шулай ук «Аврора» талантларны үстерү үзәгенең, Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы укытучылары әзерләгән уку предметлары буенча дәресләр көтә», - дип сөйләде республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат секретаре Лина Сарбаева.
Соңгы вакытта республика өстәмә белем бирү үзәкләре педагоглары балаларга фәнни-техник, экологик-биологик һәм туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешләре буенча интерактив танып-белү дәресләрендә катнашырга тәкъдим итә.
Ведомство башлыгы Айбулат Хаҗинның республика Хөкүмәтендә узган бүгенге оператив киңәшмәдә ясаган докладына караганда, хәзерге вакытта Башкортстан укучыларының 70 проценты төрле онлайн-ресурсларга тоташтырылган.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: