+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2020, 11:30

Төбәк лидерлары ярыша

Башкортстанның проекты "100 шәһәр лидеры-2020 " конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк.Үз тавышыңны 5 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Конкурста җиңү - ул Русиянең алдынгы белгечләре белән эшләү мөмкинлеге.

Башкортстанның проекты "100 шәһәр лидеры-2020 " конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк.
Үз тавышыңны 5 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Конкурста җиңү - ул Русиянең алдынгы белгечләре белән эшләү мөмкинлеге.
Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Илгизәр Саньяров акселераторның финал модуле октябрь башында Сочида узды, анда 24 төбәк командасы уңайлы шәһәр мохите үсешенә һәм урыннарда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумләүләт проектын актив тормышка ашыруга юнәлтелгән 27 проектны тәкъдим итте, дип ассызыклады. Республика командасы проектын уңышлы яклады һәм дипломга лаек булды.
АСИның шәһәр компетенцияләре үзәге җитәкчесе Татьяна Журавлева экспертлар проектларны да, командаларның эшен дә югары бәяләде, дип билгеләп үтте. Проектлар шәһәр дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтен ил буенча үзләрен күрсәтү мөмкинлеге алачак.
"100 шәһәр лидеры-2020» акселераторы җиңүчесе үз проектын 60тан артык эксперт, федераль һәм төбәк хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре, үсеш институтлары һәм инвесторлар белән бергә үстерү мөмкинлегенә ия булачак.
Фото: bashnews.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: