+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2020, 11:59

Чыгымнарын кире кайтаралар

Башкортстанның 80 оешмасына җитештерүчәнлекне модернизацияләгән өчен 5 млн. сум акчаларын кире кайтарырга мөмкиннәр. Башкортстан Республикасы Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу льготага милли проектта катнашучы оешмалар ия була ала, аларның саны бүгенге көндә – 85.

Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов әйтүенчә, компанияләргә чыгымнарының 30 процентын, яисә 5 млн. сумга кадәр кире кайтарырга мөмкиннәр.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм” милли проекты РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы 2018 елда кабул ителгән иде. Бүгенге көндә республикада 85 оешма бу милли проектка кушылган. Алар арасында авыл хуҗалыгы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче предприятиеләр бар. Укып чыккан хезмәткәрләрнең саны 1,4 меңнән артып киткән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: