+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2020, 11:55

Фельдшерлар ноутбуклы булды

Быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә бердәм санлы контур булдыру” төбәк программасын тормышка ашыру максатында республиканың 84 медицина оешмасы 1061 ноутбук алды.

Ноутбуклар Интернетка тоташтырылган ФАПларда, район дәваханәләрендә фельдшерларның хезмәт урыннары һәм чыгып эшләүче табиб бригадалары өчен тәгаенләнгән.
Автоматлаштырылган хезмәт урыннары “Башкортстан Республикасының медицина мәгълүмат-аналитика системасы” дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылачак, бу пациентларның электрон медицина картасын алып баруны, табибка дистанцион язылуны, телемедицина консультацияләре үткәрүне, тикшеренү нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштыруны, тапшыруны һәм алуны тәэмин итә.
Проект 2024 елга кадәр медицина оешмаларының бәйләнешен эшләүгә, санлы технологияләр һәм платформа карарлары кертүгә юнәлтелгән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: