Уфада укучылар өчен беренче космик профильле смена ачылды.
25 октябрьдә Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназиясе-интернаты базасында республикада “Беренчеләр вакыты” дип аталган беренче космик профильле смена ачылу тантанасы узды.
“Беренчеләр вакыты” сменасында республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 8-11нче сыйныфларда белем алучы 45 укучы катнашты.
Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәкләрен төзүгә сайлап алу буенча җиңүче булды. Шуның нәтиҗәсендә, хәзер республикада балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен ачыклау, үстерү һәм ярдәм итүче “Аврора” төбәк үзәге эшли.
Фото: education.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан