Башкортстан Республикасының 18,5 меңнән артык укучысы «Киләчәккә билет" проектында һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды.
Башкортстан Республикасының 6-11нче сыйныфларында белем алучы 18,5 меңнән артык укучы bilet.worldskills.ru платформасында һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды. Бу - «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Киләчәккә билет" проектында мәктәп укучыларының катнашуының беренче этабы.
Проект кысаларында яшүсмерләр һөнәри сайлап алуларда катнаша, анда тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә чын белгечләр көн саен хәл итә торган бурычларны үти. Мәсәлән, лаборатор химик анализ үткәрергә, техник бирем буенча туристик объектлар сайларга, биналарның милекчеләре җыелышын оештырырга. Төбәктә сайлап алу өчен 61 компетенция бар. Моның өчен республиканың 24 шәһәр һәм районында 59 мәйданчык эшли.
Һөнәри юнәлеш бирүче чаралардан соң, проектта катнашучы һәр кеше алга таба белем бирү траекториясен кору буенча шәхси тәкъдимнәр ала. Порталда теркәлгәннән соң, 6-11нче сыйныфларда белем алучы һәр укучы проектта катнаша ала (bilet.worldskills.ru)
Моннан тыш, 23 октябрьдә «Киләчәккә билет» һөнәрләр фестивале старт алды. Ул дистанцион көндезге форматта уза, аның ярдәмендә Русиянең теләсә кайсы почмагыннан укучылар 90 төрле һөнәрдә үзләрен сынап карый ала. Барлык мәгълүмат - bilet.worldskills.ru проект платформасының «Фестиваль» өстәмә битендә.
«Киләчәккә билет» проектының максаты – 6-11нче сыйныф укучылары арасында булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлау буенча күнекмәләр формалаштыру. Быел проектка Русиянең 80 төбәге кушылды. "Киләчәккә билет" махсуслаштырылган санлы платформасында инде 1,5 миллионнан артык кеше теркәлгән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото:education.bashkortostan.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан