+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2020, 11:45

51 процентка гына

Республикада милли проектлар үтәлешенә нәтиҗә ясаганнар.2020 елда төбәк проектларын тормышка ашыруга тотынылган бюджет акчалары 2,3 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптә 1,8 млрд сум акчалар федераль бюджеттан бүленгән (һәм 0,4 млрд төбәк бюджетыннан). 1,18 млрд сум үзләштерелгән, бу еллык планның 51% тәшкил итә, шул исәптә федераль чыганаклар буенча 971 миллион сум.

Республикада милли проектлар үтәлешенә нәтиҗә ясаганнар.
2020 елда төбәк проектларын тормышка ашыруга тотынылган бюджет акчалары 2,3 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптә 1,8 млрд сум акчалар федераль бюджеттан бүленгән (һәм 0,4 млрд төбәк бюджетыннан). 1,18 млрд сум үзләштерелгән, бу еллык планның 51% тәшкил итә, шул исәптә федераль чыганаклар буенча 971 миллион сум.
1 октябрьгә 1,2 млрд сум үзләштерергә ниятләнгән булган, җиңүче проектларны гамәлгә ашыру буенча – 887 миллион сум.
22 октябрьгә планны фактик башкару 772 миллион сум тәшкил итте (53,6%), Бөтенрусия конкурсының җиңүче проектларын тормышка ашыру буенча 461 миллион сум (47,5%).
“Тайпылышлар пандемия башланып, эшләрнең тоткарлануы белән бәйле”, – дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Николай Ельников.
Хәтерегездә булса, 2018 елның май указларына ярашлы, Владимир Путин 12 милли проект булдырган иде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: f-service.su
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: