Быел Башкортстанның 55 укытучысы «Земский учитель» программасы кысаларында 1 миллион сум акча алган.
Башкортстанда Владимир Путинның май указына ярашлы “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашырырга ярдәм иткән «Земский учитель» программасы шушы елдан эшли башлады.
Программада катнашучыларга авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокта, яки 50 меңнән артык кеше яшәмәгән шәһәрдә 5 ел эшләү шартын кабул иткән очракта 1 миллион сум күләмендә акча түләү каралган.
Шулай итеп, Башкортстанның 55 педагогы шундый түләүне алган: алар арасында 22 - математика, 17 - инглиз теле, 14 урыс теле һәм әдәбияты һәм 2 физика укытучысы бар.
Быел программада җиңүчеләр дип танылган укытучылар Баймак, Архангель, Хәйбулла, Бакалы, Кырмыскалы, Учалы, Туймазы, Стәрлебаш һәм башка муниципаль районнарда хезмәт сала.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан