+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2020, 11:29

100 процент күрсәткече нибары 5 районда

Башкортстан территориясендә нибары 5 район гына заманча евроконтейнерлар белән 100 процентка тәэмин ителгән.Һәрхәлдә, октябрь ахыры күрсәткечләре буенча, Әбҗәлил, Зианчура, Караидел, Краснокама, Туймазы районнары һәм Октябрький белән Межгорье шәһәрләре генә тулысынча евроконтейнерларга күчкән.

Башкортстан территориясендә нибары 5 район гына заманча евроконтейнерлар белән 100 процентка тәэмин ителгән.
Һәрхәлдә, октябрь ахыры күрсәткечләре буенча, Әбҗәлил, Зианчура, Караидел, Краснокама, Туймазы районнары һәм Октябрький белән Межгорье шәһәрләре генә тулысынча евроконтейнерларга күчкән.
Алдагы көннәрдә калган район һәм шәһәрләрне дә заманча чүп савытлары белән тәэмин итәргә дип план куелган. Бу җәһәттән 33 муниципаль берәмлек тимер контейнерларны 2021 ахырына кадәр заманчаларына алмаштыру графигын республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына җиткергән. Аларның күбесе алдагы елның икенче яртысында бу эш белән шөгыльләнмәкче.
Әйткәндәй, евроконтейнерлар урнаштыру эшләре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында башкарыла. Проектның максаты – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм халыкның экологик мәдәниятен үстерү.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: www.bashinform.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: