+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2020, 11:26

Онкодиспансерга Япония җиһазы кайтты

Республика клиник онкодиспансерына чит илдән яңа җиһазлар кайтты.Медучреждение «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Япония томографын алды. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, аппарат авыруларны диагностикалауның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Республика клиник онкодиспансерына чит илдән яңа җиһазлар кайтты.
Медучреждение «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Япония томографын алды. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, аппарат авыруларны диагностикалауның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Томограф, организмның зарарланган участокларын гына колачлап калмыйча, метастазалар эзләүне дә киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Яңа җиһазлар программа белән тәэмин итүнең тулы пакеты, сурәтләрне саклау һәм эшкәртүнең санлы системасы, ангиографик шприц, шулай ук өзлексез туклану чыганагы белән җиһазландырылган. Компьютер томографы онкологик авыруларга диагностик ярдәм күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел республикада компьютер томографиясе буенча 13 комплект аппаратура урнаштырылды: Республика клиник онкология диспансерында, 8нче Уфа клиник дәваханәсендә, Сибай, Стәрлетамак, Бөре, Октябрьский, Күмертау үзәк дәваханәләрендә, шулай ук, Ишембай, Баймак, Дүртөйле, Учалы һәм Чишмә районнарында.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: