0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2020, 11:46

Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды

Уфаның 21нче дәваханәсенә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында үпкәләргә ясалма вентиляцияләү ясаучы җиһаз - "Dräger Savina 300" аппаратлары кайтарылды, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

- Конструкциянең эргономикасы, техник характеристикалары, бай функционал, файдалану уңайлылыгы, сыйфаты һәм ышанычлылыгы буенча апаратның әлеге моделе хаклы рәвештә югары функциональ класслы респираторлар рәтендә тора, - ди клиниканың баш табибы Ринат Нагаев.
Шулай ук узган атнада Уфаның 21нче дәваханәсенә реаниматолог һәм «Тритон» анестезиологы, ә республика онкодиспансерына мультиспираль (күп катламлы) рентген компьютер томографы кайтарылды. Яңа җиһазлар, табиблар сүзләренә караганда, онкологик авыруларны диагностикалауны шактый яхшыртачак.
Быел Башкортстанга үпкәләргә ясалма вентиляция ясау буенча 657 аппарат кайтартуга дәүләт контрактлары төзелде, шуларның 500дән артыгы республиканың медицина оешмаларына тапшырылды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: