+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2020, 10:45

“Зур тәнәфес” тәмам!

Ә син кемнән ким?Кырымдагы “Артек” Халыкара балалар үзәгендә укучылар арасында уздырылган “Зур тәнәфес” бөтенрусия конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 1200 бала катнашты. Экспертлар 9-11 сыйныфлар арасыннан 600 җиңүчене сайлап алды. Алар арасында Башкортстан егет-кызлары да — 11 сыйныфтан Алинә Сәлимгәрәева, Ксения Караваева, Яков Никольский, Азалия Рәшитова, Милена Миңлегалиева, Ралинә Гәрәева, Максим Рогатин, шулай ук Данил Каширин (10 сыйныф), Элина Мәкъсүтова (9 сыйныф), Екатерина Сергеева (10 сыйныф), Елена Косаринова (9 сыйныф), Карина Башмакова (10 сыйныф), Айтадж Блакишиева (10 сыйныф).

Ә син кемнән ким?
Кырымдагы “Артек” Халыкара балалар үзәгендә укучылар арасында уздырылган “Зур тәнәфес” бөтенрусия конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 1200 бала катнашты. Экспертлар 9-11 сыйныфлар арасыннан 600 җиңүчене сайлап алды. Алар арасында Башкортстан егет-кызлары да — 11 сыйныфтан Алинә Сәлимгәрәева, Ксения Караваева, Яков Никольский, Азалия Рәшитова, Милена Миңлегалиева, Ралинә Гәрәева, Максим Рогатин, шулай ук Данил Каширин (10 сыйныф), Элина Мәкъсүтова (9 сыйныф), Екатерина Сергеева (10 сыйныф), Елена Косаринова (9 сыйныф), Карина Башмакова (10 сыйныф), Айтадж Блакишиева (10 сыйныф). Төбәк командасы составында алар финалга барып җитеп, “Иҗат ит!” һәм “Киләчәкне иҗат ит!” номинацияләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Бу бәйгеләр ил президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” проекты кысаларында киң яклау таба.
Һәр җиңүче — 11 сыйныф укучылары 1 миллион сум акча һәм югары уку йортына кергәндә бик мөһим роль уйнаячак портфолиога 5 баллга кадәр призга лаек булды.
9-10 сыйныфлардан җиңүчеләр 200әр мең сум призга лаек булды.
«Зур тәнәфес» — «Русия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты. Иҗат, экология, медицина, инновацияләр – бу юнәлешләрнең һәркайсысын укучылар үзләре сайлап алган.
Мәгариф өлкәсенә караган иң мавыктыргыч эшләрнең авторларын Дәүләт советының профиль төркеменә җәлеп итәчәкләр.
Финалга барып җиткән катнашучыларны РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тәбрикләде.
«Шуның өчен ул Русия — мөмкинлекләр иле, һәр кемгә мөмкинлекләр бирә. Чынлап та, биредә, менә кем белән сөйләшсәң дә, аерылып китәрлек түгел. Бу балалар гадәти түгел. Аларда иксез-чиксез рух күтәренкелеге. Искиткеч буын.
Икенче яктан, бу – үрнәк. Чөнки һәр сәләтле бала – башка дистәләрчә, йөзләрчә: “Ә мин кемнән ким?” дип сорау куеп, үзләрен сынап караячак балаларга этәргеч бирүче үрнәк. Андыйлар да уңышка ирешәчәк», — диде Кириенко.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Управление образования Уфы
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: