+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2020, 11:03

Яңа формат китапхнәләр

Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында 2021 елда Урал аръягы һәм Караидел белән Учалы районнары үзәк китапханәләре яңа буын китапханәсенә әйләнәчәк. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Капиталь ремонт һәм модернизацияләү үткәргәннән соң китапханәләр яңа форматта эшли башлаячак.

Шушы көннәрдә өстәмә сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Башкортстаннан җиңүчеләр исемлегендә Караидел һәм Учалы район китапханәләре дә бар. Бу китапханәләр федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан 15 миллион сум акча алачак. Әлеге матди ярдәм китап фондын яңарту, мультимедия корылмалары сатып алу, укучылар өчен уңайлы һәм җайлы мохит булдыру өчен кулланылачак.
2021 елда республикада тагын биш модельле китапханә булдыру планлаштырыла. Алар Стәрлетамак районының Наумовка авылында, Күгәрчен районының Морак авылында, Караидел районының Караидел авылында, Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында. Әлеге биш китапханәне җиһазландыру өчен федераль бюджет һәм республика бюджетыннан 60 миллион сум каралган.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: