+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2020, 11:09

Чирләргә генә язмасын!

Республика онкодиспансерына кайткан яңа рентген компьютер томографы онкологик авыруларны диагностикалауны яхшыртачак.Яңа мультиспираль рентген томографы кайтарылу турында республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Республика онкодиспансерына кайткан яңа рентген компьютер томографы онкологик авыруларны диагностикалауны яхшыртачак.
Яңа мультиспираль рентген томографы кайтарылу турында республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Табиблар, яңа аппарат онкология авыруларын диагностикалауны шактый яхшыртачак, дип ассызыклый: тикшерү комплекслы булачак һәм зарарланган органны гына түгел, мөмкин булган метастазларны җентекләп өйрәнүне дә үз эченә алачак.
Шулай ук томограф программа белән тәэмин итүнең тулы пакеты, сурәтләрне саклау һәм эшкәртүнең санлы системасы, ангиографик шприц һәм өзлексез туклану чыганагы белән җиһазландырылган.
Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында «Онкология авыруларына каршы көрәш» программасы буенча алынган.
Исегезгә төшерәбез, быел Башкортстанда 13 комплект компьютер томографы урнаштырылган: икесе — республика онкодиспансерында, калганнары - Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Сибай, Бөре, Күмертау, Ишембай, Баймак, Дүртөйле, Учалы һәм Чишмә районнары дәваханәләрендә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: