+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2020, 10:58

250 хезмәткәр укып чыккан

Башкортстанның “Процесслар фабрикасы”нда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектында катнашучы предприятиеләрнең 250дән артык хезмәткәре белем алган. Бу хакта БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

Башкортстанның “Процесслар фабрикасы”нда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектында катнашучы предприятиеләрнең 250дән артык хезмәткәре белем алган. Бу хакта БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.
“Ел башыннан барлыгы 15 “Процесслар фабрикасы” уздырылды, анда милли проектта катнашучы 24 предприятиедән белгечләр уку курслары үтте. Кайбер оешмалар хезмәткәрләре 2-3 тапкыр катнашты”, – дип өстәде Рөстәм Моратов.
“Процесслар фабрикасы” Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге нигезендә эшли. Укулар һәр җомга көнне үткәрелә. Предприятиеләр хезмәткәрләре сакчыл җитештерү кораллары белән таныша һәм арытаба нәрсә белән эш итәргә икәнлекләрен төшенәләр.
“Тренингта катнашучылар җитештерү процессына кереп китә һәм хезмәт планын билгеләнгән ритмда башкарып чыга. Смена ахырында укучылар күрсәткечләрне анализлый, проблемаларны һәм тайпылышларны билгели, аларны хәл итү юлларын таба”, – дип сөйләде БРның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге җитәкчесе Руслан Нуртдинов.
Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы булдырылган
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проекты Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы булдырылды һәм 2024 елга илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттырыр өчен шартлар тудырырга тиеш.
Проектка керер өчен производительность.рф. сайтында заявка калдырырга кирәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: