+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2020, 11:09

34 ел ремонт күрмәгән

Уфада Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” милли проекты кысаларында Балалар филармониясендә ремонт бара.Бина 1970 елда УЗЭМИК заводының Мәдәният йорты буларак төзелгән булган. 34 ел дәвамында мәдәният йорты биналарын ремонтлау буенча бернинди эшләр дә үткәрелмәгән, дип искә төшерәләр шәһәр хакимиятендә.

Уфада Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” милли проекты кысаларында Балалар филармониясендә ремонт бара.
Бина 1970 елда УЗЭМИК заводының Мәдәният йорты буларак төзелгән булган. 34 ел дәвамында мәдәният йорты биналарын ремонтлау буенча бернинди эшләр дә үткәрелмәгән, дип искә төшерәләр шәһәр хакимиятендә. 2014 елда филармониядә җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын алмаштырганнар, косметик ремонт та ясалган.
Хәзер инде бинаны милли проектлар объектлары исемлегенә керткәннәр, әлеге вакытта федераль чыганакларга биналар, электр челтәрләре, вентиляция, бәдрәфләр ремонтлана, витражлар, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырыла. Ремонт барышында уңайлы мохит параметрлары да искә алыначак: ишек аралары коляскада уза алырлык итеп эшләнеләчәк, электр күтәргечләре, бәдрәфләрдә махсус тоткалар урнаштырылачак.
Уфа балалар филармониясендә 57 – 48 балалар һәм 4 яшьләр коллективы шөгыльләнә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/
Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: