+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2020, 11:01

Владимир Путин инвалидларны кайгырта

Ил Президенты 2025 елга эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш дип билгели.2025 елга Русиядә эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш. Русия Президенты Владимир Путин «Сильные идеи для нового времени» форумында шул хакта сөйләде.

Ил Президенты 2025 елга эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш дип билгели.
2025 елга Русиядә эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш. Русия Президенты Владимир Путин «Сильные идеи для нового времени» форумында шул хакта сөйләде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы сөйләвенчә, бүгенгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 25 процентка якыны эшли.
«Инвалидлар арасында мәшгуль кешеләр санын ике тапкыр арттырырга һәм 51 процентка җиткерергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Путин.
Русия Премьер-министры Михаил Мишустин октябрьдә инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән 2021-24 елларга чаралар планын раслаган карарны имзалаган иде.
Фото: "Кремлин.ру"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: