Уфа шәһәренең Дим районындагы Баланово-Яңа-Александровка бистәсендә “Демография” милли проекты кысаларында яңа балалар бакчасы төзелеп бетеп килә. Милли проект РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән иде.
Проектка ярашлы, балалар бакчасының мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Монда алты төркем бала йөри алачак. Шул исәптән 1,5 яшькә кадәр булган ике ясле төркеме дә.
Төп төзелеш эшләре тәмамланган, әлеге вакытта электромонтаж һәм сантехника эшләре бара, мебель җыялар, территорияне төзекләндерәләр. Объектны вакытында тапшырыр өчен төзүчеләр ял көннәрендә дә эшли, диләр Уфа шәһәре хакимиятендә. Балалар мәйданчыклары универсаль модуль резина япмасы белән капланган, бала коляскаларын сакларга махсус бокс бар, дип сөйләгән балалар бакчасы мөдире Людмила Вирфель.
Бакчага 141 сан биргәннәр. Әлеге вакытта анда хезмәткәрләр җыю, коллектив туплау эше бара. Тиздән Дим районы хакимияте социаль челтәрләрдә аңа исем сайлау буенча тавыш бирүне оештырачак.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан