+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2020, 11:08

Спорт сөючеләргә - яңа объект

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында республика шәһәр-авылларында яңада-яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килә.Чакмагыш авылының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә дә «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында ГТОның кече спорт мәйданчыгы әзерләнә.

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында республика шәһәр-авылларында яңада-яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килә.
Чакмагыш авылының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә дә «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында ГТОның кече спорт мәйданчыгы әзерләнә.
Мәйданчыкны алдан асфальтлыйлар, хәвефсез резин катлам салына. Мәйданчык перекладиналар комплексы, махсус күнекмәләр өчен эскәмияләр, заманча урам тренажерлары белән җиһазландырылачак.
Нормаларны 6 яшьтән башлап үтәргә, гомер буе спортка тугрылык сакларга һәм бик яхшы физик формада булырга мөмкин.
Дуслар! Спорт - сәламәтлек ул, һәм ул тормышыбызның аерылгысыз өлеше булырга тиеш!
Фото: Администрация муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: