-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2020, 11:04

Башкортстаннан - чит илләргә!

2020 елның 1 ноябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда, республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 115,9 миллион доллар тәшкил иткән.Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш - 40 миллион.

2020 елның 1 ноябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда, республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 115,9 миллион доллар тәшкил иткән.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш - 40 миллион.
Бу елга «Башкортстан Республикасы агросәнәгать продукциясен экспортлау» төбәк проектының максатлы индикаторы 115 миллион АКШ доллары күләмендә каралган. Узган елда төбәктән агросәнәгать комплексы продукциясен сату күләме 112 миллион доллар тәшкил иткән, максатлы күрсәткеч 20 проценттан артып киткән. 2024 елга бу сан 230 миллион долларга кадәр артырга тиеш.
Узган елдагы кебек үк, экспортның төп өлеше май продукциясенә (49,8%) туры килә, аннары май орлыгы, спирт, бал (17,7%) бара.
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 17 проценттан аз гына артык, бөртеклеләрне экспортлау гомум күләмнең 12,4 процентын тәшкил итә.
Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: