+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2020, 11:08

Мәдәният волонтерлары актив эшли

Уфа мәдәнияте волонтерлары шәһәребезнең мәдәни тормышында гына катнашып калмый, ә аннан читтә дә актив эш алып баралар.Атап әйткәндә, башкалабызның мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче 90 ирекмән беренче Халыкара волонтерлар лагере кебек зур чарада катнашты.

Уфа мәдәнияте волонтерлары шәһәребезнең мәдәни тормышында гына катнашып калмый, ә аннан читтә дә актив эш алып баралар.
Атап әйткәндә, башкалабызның мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче 90 ирекмән беренче Халыкара волонтерлар лагере кебек зур чарада катнашты. Лагерь Бөтенрусия тарих һәм мәдәниият һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Волонтерлар үзәге ассоциациясенең “Мәдәният волонтерлары” җәмәгать хәрәкәте дирекциясе белән берлектә оештырылган. Ул Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проектының “Мәдәният волонтерлары” программасын тормышка ашыру кысаларында онлайн-форматта үтте.
Лагерьнең белем бирү программасының төп темасы булып мәдәният өлкәсендә волонтерлар эшчәнлеген популярлаштыру торды. Дәресләрдә панель сессияләр һәм белем бирү модульләре кулланылды. Анда төрле илләрдән чакырылган экспертлар үзләренең нәтиҗәле тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: