+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2020, 10:56

Укучылар педагоглардан онлайн-киңәш алачак

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты волонтерлары медицина хезмәткәрләренең балалары өчен онлайн-остазлар булачак.Университетының “Online-наставник 2.0" проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында үз эшен башлап җибәрә.

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты волонтерлары медицина хезмәткәрләренең балалары өчен онлайн-остазлар булачак.
Университетының “Online-наставник 2.0" проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында үз эшен башлап җибәрә.
Волонтер-остазлар дистанцион укыту чорында медицина хезмәткәрләренең балаларына мәктәп программасы материалын үзләштерүдә түләүсез ярдәм күрсәтәчәк. Моның өчен заявка бирергә кирәк.
— Һәр мөрәҗәгать аерым эшкәртеләчәк. Без мәктәп укучылары һәм квалификацияле остазларның “онлайн" аралашуын оештырырга тырышачакбыз, - ди университетының волонтерлык үзәге җитәкчесе Лиана Кожевникова.
Балага ярдәм итү өчен гаризаны https://forms.gle/iTU3bCw58WLkiLDKA сылтама буенча калдырырга мөмкин.
Педагог-остаз булу өчен https://forms.gle/ng2mLDDnvL58anew8 формасын тутырырга кирәк.
Фото:mmpsrb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: