+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2020, 11:18

Курчак театры яңа автобуслы булды

Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләр эшчәнлеге өчен уңайлы микроавтобус алды.Башкорт дәүләт курчак театры яңа микроавтобус сатып алды. Яңа транспорт ярдәмендә театр гастрольләр һәм фестивальләр эшчәнлеген тагын да ныграк киңәйтә алачак, дип хәбәр итәләр театрның матбугат хезмәтендә.

Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләр эшчәнлеге өчен уңайлы микроавтобус алды.
Башкорт дәүләт курчак театры яңа микроавтобус сатып алды. Яңа транспорт ярдәмендә театр гастрольләр һәм фестивальләр эшчәнлеген тагын да ныграк киңәйтә алачак, дип хәбәр итәләр театрның матбугат хезмәтендә.
"Volkswagen Crafter" автобусын сатып алу “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Әлеге проект театрларның һәм башка мәдәният учреждениеләренең эш сыйфатын күтәрүгә һәм матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән.
Автобустан тыш, театрда яңа җиһазлар: видеокамералар, "Sennheiser" гарнитуралары, компьютерлар, онлайн-трансляцияләр өчен камералар һәм алар өчен пульт барлыкка килде.
Билгеле булуынча, узган елда “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында Башкорт курчак театры 30 урынга исәпләнгән уңайлы “Higer” автобусына ия булган иде.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: