+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2020, 10:51

Уфада фехтование буенча Русия чемпионаты бара

Уфада Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар булган кешеләрнең фехтование буенча Русия чемпионаты ачылды. Ярышларда Русиянең 11 төбәгеннән 46 спортчы катнаша. Башкортстан данын 12 спортчы яклаячак.

Бәйгеләр Владимир Путинның май указларына ярашлы «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Федераль проект нигезендә физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләр өлеше 2024 елга 55 процентка җитәргә тиеш.
Русия чемпионатында катнашучылар шәхси һәм команда төрләрендә ярышачак. Алар шпагада, рапирада һәм кылыч белән фехтование буенча иң көчлеләрне ачыклау өчен көрәшәчәкләр. Ярышлар 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Билгеле сәбәпләр буенча бәйгеләр тамашачылардан башка уздырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: