-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2020, 11:24

Юл хәвефсезлеге өчен

Имин генә йөрергә язсын!М5 трассасының 1352нче чакрымындагы “Инзә – Чишмә” (Бүздәк районы) юл үткәргече төзекләндерелеп куллануга тапшырылды.Подрядчик объектны контракт буенча килешкән вакыттан бер ел алда куллануга өлгертте, дип хәбәр итә “Приуралье” Юллар идарәлеге.

Имин генә йөрергә язсын!
М5 трассасының 1352нче чакрымындагы “Инзә – Чишмә” (Бүздәк районы) юл үткәргече төзекләндерелеп куллануга тапшырылды.
Подрядчик объектны контракт буенча килешкән вакыттан бер ел алда куллануга өлгертте, дип хәбәр итә “Приуралье” Юллар идарәлеге.
172,2 метр озынлыктагы юл үткәргеч 2000 елда төзелгән. Ремонт эшләрендә юлны хәвефсез куллануны тәэмин итәрлек иң заманча технологияләр кулланганнар. Юл объектының һәр өлеше тулысынча һәм ышанычлы материаллар белән эшләнгән. Юл үткәргечтә һәм аңа килгән юлларда ике катлы асфальт-бетон салынган, композит кулча һәм оцинковкалы барьер ремонтланган, яңа технология буенча эшләнгән баскычлар куелган. Термопластик юл разметкасы микропыяла шарчыклар кулланып ясалган. Күпер асты мәйданын эшләүгә зур игътибар бирелгән.
Юл үткәргеч “Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты таләпләренә тулысынча җавап бирә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: