+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2020, 11:50

Эш урыннары булачак

“Уфа” индустриаль паркында ике яңа резидент барлыкка килергә мөмкин. Алар сәнәгатькә 370 млн. сум инвестиция салырга һәм 95 кешегә эш урыны бирергә әзер.“Армастил” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять корычтан ун чыбыклы канат ясау буенча сәнәгать ачарга ниятли, аңа 350 млн. сум акча салыначак һәм 45 кешегә эш урыны булачак.

“Уфа” индустриаль паркында ике яңа резидент барлыкка килергә мөмкин. Алар сәнәгатькә 370 млн. сум инвестиция салырга һәм 95 кешегә эш урыны бирергә әзер.
“Армастил” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять корычтан ун чыбыклы канат ясау буенча сәнәгать ачарга ниятли, аңа 350 млн. сум акча салыначак һәм 45 кешегә эш урыны булачак. “Утеко” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять нефть-газ җиһазлары эшләү сәнәгате ача, моңа 20 млн. сум инвестиция җәлеп ителәчәк, 50 кешегә эш урыны булачак.
Бу турыда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров сәнәгать комплексы төзелү урынын караганнан соң “Үсеш корпорациясе” акционерлар җәмгыяте генераль директоры Наил Габбасов хәбәр итте. Комплексның мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итә.
Бу комплекс РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү” милли проекты кысаларында төзелә.
“Сәнәгать һәм индустриаль паркларны үстерү – хөкүмәтнең өстенлекле юнәлеше булып тора”, - диде Андрей Назаров.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: