-26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2020, 10:50

«Берказан» ансамбле - беренче урында!

Йошкар-Ола шәһәрендә «Многоликая Россия» IV Бөтенрусия халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре фестиваль-конкурсы узды.Эпидемиологик хәл аркасында ул онлайн-форматта үтте. Чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган.

Йошкар-Ола шәһәрендә «Многоликая Россия» IV Бөтенрусия халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре фестиваль-конкурсы узды.
Эпидемиологик хәл аркасында ул онлайн-форматта үтте. Чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган. Фестивальнең төп максаты - Русия Федерациясе рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә гражданлык тәңгәллеген ныгыту өчен шартлар тудыру.
Бу чарада илнең күп төбәкләреннән оркестрлар һәм ансамбльләр катнашкан. Безнең республика вәкилләре арасында Башкортстаннан курайчыларның үрнәкле халык иҗаты коллективы - «Берказан» ансамбле булган. Коллектив җитәкчесе, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рият Тимеров билгеләп үткәнчә, фестиваль-конкурс кысаларында конкурс тыңлаулары узган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең ансамбль беренче урын яулаган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: