+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2020, 11:27

Яман шеш авыруы белән көрәш дәвам итә

Дәваханәгә кайтарылган җиһазлар чирне башлангыч чорында ук ачыкларга ярдәм итәчәк."Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика онкология диспансеры агымдагы елда ике мультиспираль компьютер томографы, магнит-резонанс томографы, заманча энергетик линияле ике тизләткеч алды.

Дәваханәгә кайтарылган җиһазлар чирне башлангыч чорында ук ачыкларга ярдәм итәчәк.
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика онкология диспансеры агымдагы елда ике мультиспираль компьютер томографы, магнит-резонанс томографы, заманча энергетик линияле ике тизләткеч алды. Заманча җиһазлар диагнозны максималь төгәл билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, тикшерү вакытын кыскартачак һәм пациентларны дәвалау нәтиҗәләрен яхшыртачак.
- Мультиспираль компьютер томографиясе һәм ТР МРТ авыруны диагностикалаганда киң кулланыла. Әлеге ысуллар ярдәмендә детальләрдә иң вак эчке структураларны карарга, онкологияне башлангыч стадиядә ачыкларга һәм авыру процессының таралуын билгеләргә, пациентны клиник киңәшләр нигезендә дәвалау тактикасын һәм стратегиясен сайларга мөмкин, - ди баш табиб Адель Измайлов.
Агымдагы елда Республика онкодиспансерында җиһазлар да яңартылды. Иске компьютер томографы урынына заманча функциональ аппарат куелган. Моннан тыш, диспансерда линияле тизләткечләрдә нурланыш терапиясен планлаштыру өчен киң апертура белән КТ куелган, бу дөнья стандартларына туры килеп, республика халкына күрсәтелгән радиологик ярдәмнең сыйфатын арттыра.
Фото: srk.nationalprioriti.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: