+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2020, 11:04

Пилот проектларны сайлаганнар

Республика предприятиеләрендә “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында 21 поток-өлге булдырылган.Төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгында аңлатуларынча, бу предприятиеләрдә сайланган пилот проектлар.

Республика предприятиеләрендә “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында 21 поток-өлге булдырылган.
Төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгында аңлатуларынча, бу предприятиеләрдә сайланган пилот проектлар. Бу проектлар сакчыл җитештерү технологияләрен кертү йомгаклары буенча җитештерүчәнлекне арттыруда югары нәтиҗәләр күрсәткән.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектында бүгенге көндә 90 башкорт предприятиесе катнаша. Шуларның 46 сы – сәнәгать, 19 – авыл хуҗалыгы, 16сы – төзелеш, 6сы – транспорт һәм өчесе –ТКХ. Гомумән алганда ул предприятиеләрдә 29 мең кеше хезмәт куя. Тагын 6 предприятие катнашуга заявкалар биргән, алар белән килешүләр төзелгән.
Ел ахырына кадәр милли проектка ким дигәндә 100 предприятиене җәлеп итү күзаллана. Бу күрсәткеч федераль үзәкнең агымдагы елга билгеләнгән лимитыннан 30%ка күбрәк, дип билгеләделәр министрлыкта.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проекты Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы 2018 елда булдырылган иде. 2024 елга ул илдә хезмәт җитештерүчәнлегенең еллык үсеше 5%ка артсын өчен шартлар тудырырга бурычлы.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: ufamol.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: