Гомумдәүләт проекты туклану индустриясе вәкилләренә фуд-акселератор программасы буенча яңа белемнәр алырга ярдәм итте, дип хәбәр итә Эшкуарлык буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
Фуд-акселератор - азык-төлек продуктлары җитештерүдә һәм ресторан эшендә бизнес-проектны тиз арада эшләүнең гамәли программасы. 130дан артык тыңлаучы әлеге программа буенча укуларын тәмамлады.
Сәүдә-сатып алу сессиясендә фермерлар, азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр, сәүдә челтәрләре һәм гастромаркетлар вәкилләре катнашты.
Ике ай дәвамында азык-төлек җитештерүчеләр нәтиҗәлерәк эшләргә һәм сатарга өйрәнде: рецептураны эшләп бетерде, социаль челтәрләрдә позицияне үзгәртте, бизнес-планнарга төзәтмәләр кертте. Аларны сатып алучыларны җәлеп итәр өчен товарны ничек дөрес итеп төрергә, шул исәптән экопродуктлар базарында да, өйрәттеләр.
Йомгаклау чарасында катнашучылар республиканың сәүдә челтәрләре, гастромаркетлары һәм рестораннары үз товарларын тәмләп карарга тәкъдим итте, алар арасында сөт продуктлары, ит деликатеслары һәм кондитер әйберләре, салатлар һәм яшел тәмләткечләр, сырлар һәм башкалар бар иде. "Тәмле" өлеш нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы һәм бүләкләр уйнату булды.
Укулар «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында бушлай оештырылды,